Яшер әле мине бу дөньядан. Гүя яланаяк…

Яшер әле мине бу дөньядан. Гүя яланаяк
Кар өстендә бүген таң чыктым.
Нинди кар диии?! Яңгыр ява ләса…
Кышкы яңгыр. Ə мин… Талчыктым…

Җиде яттай читтән генә шулай
Хәйран калып карап торам да,
Аңлый алмыйм: кышкы яңгыр сыктый
Əллә җанда?! Əллә урамда?!.

Əйтерсең лә, бу ят дөнья белән
Алыш-биреш күптән өзелгән.
Яшер мине шәһәр шау-шуыннан,
Светофорның елгыр күзеннән.

Чиксез машиналар гүләвеннән.
Ямьсез сүзләр, әрсез күзләрдән.
Кар өстендә түгел, тозлы ком өстендә
Ярылып калган пычрак эзләрдән.

Башка гамем юктыр… Нигә кырык эшем
Кырык җирдә шартлап ярылмый!
«Кышкы яңгыр булмый! Ут төртәм!»- дип
Чыра эзләп йөрим. Табылмый…

Ə Син яшер мине! Күңелеңә яшер! Һәм
Шапылдап яп күңелең келәсен!
Яшер мине! Яшер тирәнерәк!
Кеше-кара күрә күрмәсен!..

… Түфли кысмый. Бары дөньясы тар.
Күшектерә салкын уйлардан…
Яңа елга иске яңгыр ява.
Яшер мине, яшер дөньядан!

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт